Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" Яңа ел хәйрия гамәлендә катнашты

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда, "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясенең XVII съезды башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршы" бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.

Минтимер Шәймиев Яңа ел чыршысыннан Казан Президент чыршысында булырга хыялланган 9 яшьлек Зифа Вәлиеваның открыткасын һәм кинолог ролендә булырга теләгән 13 яшьлек Азалия Мортазина открыткасын алган.

Татарстанның Беренче Президенты бу гамәлне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тиз арада кызларның хыяллары чынга ашачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International