Минтимер Шәймиев «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында катнашты

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алгы сызыгында торалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, гражданнар белән иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, алдынгы сызыкта торуларын билгеләп үтте.

Ул ассызыклаганча, бүгенге төп проблема - махсус хәрби операция шартларында бурычларны үтәү. Ул неонациизмга каршы көрәшкә, ватандашларны яклауга, территориаль бөтенлекне һәм Россия суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. «Һичшиксез, без килеп туган кыенлыкларны һәм проблемаларны уңышлы хәл итәчәкбез. Моңа илебезнең күп милләтле халкының бердәмлеге һәм милли лидер – Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тирәсендәге бердәмлеге ышаныч бирә», - диде Татарстан Президенты һәм, Татарстан муниципаль берәмлекләре үз максатларына ирешүдә лаеклы өлеш кертә, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен ныклы икътисадый нигез кирәк. Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Тулаем төбәк продукты күләме 3,8 трлн сум тәшкил итәчәк, сәнәгать җитештерүе күләме - 4,8 трлн сум, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 288 млрд сум. Бөртеклеләрнең мул уңышы – 5 млн тоннадан артык. Төзелеш өлкәсе 513,8 млрд сумга җитә, инвестицияләр – 774 млрд сум. «Бу нәтиҗәләргә, барыннан да элек, безнең әйдәп баручы тармакларыбыз: нефть-газ химиясе комплексы, машина төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш ярдәмендә ирешелде. Без ил җитәкчелегенә икътисадның реаль секторы предприятиеләренә ярдәм итү буенча масштаблы чаралар өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин үз нотыгында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләренә тукталды. Алар арасында: өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның сентябрь-октябрь айларында эшләү, авылда эшлекле активлыкны үстерү, авыл территорияләрен төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, үзара салым программасын гамәлгә ашыру, авыл җирлекләренә грант ярдәме күрсәтү.

Әгъзәм Гобәйдуллин аерым игътибарны муниципалитетларның кадрлар потенциалы үсешенә юнәлтте. Бүген муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына 7623 депутат сайланган, җирле хакимият органнарында 6 меңнән артык муниципаль хезмәткәр эшли. «Бу идарәчеләрнең зур армиясе, һәм ул ничек оештырылачак, әзерләнәчәк һәм ничек мотивациялщнщчщк, күбесенчә безнең барлык планнарыбызның һәм башлангычларыбызның уңышына бәйле», - дип билгеләп үтте ул.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре 100 яңа хезмәт автомобиле һәм 56 мәктәп автобусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International