Минтимер Шәймиев ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясендә катнашты

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан РеспубликасыТөзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Ул ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2023 елга бурычларга багышланды. Чараның онлайн-трансляциясе интернет челтәрендә оештырылды.

Төп нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып киткән. «Җайга салынган эшләре һәм бу лаеклы нәтиҗәләр өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу - Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган үзгәртеп корулар һәм федераль ярдәм чаралары нәтиҗә бирә дигән сүз», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Ул ассызыклаганча, республикада 2023 елда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тулысынча гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Аларны үтәүгә 68,8 млрд сум юнәлдереләчәк, һәм алар безнең бюджетта каралган», - диде ТР Президенты.

ТР Президенты берничә мәсьәләгә җентекләбрәк тукталды.

«Төзелеш комплексы һәрвакыт киеренкелектә булырга тиеш, без бу мәсьәләләрне атна саен тикшерәбез. Системалы мәсьәләләр дә бар, барысы да нәтиҗәле һәм сыйфатлы булырга тиеш. Әмма тулаем алганда, бездә илдәге иң яхшы төзелеш комплексларының берсе дип саныйм, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. - Шул ук вакытта без тагын да яхшырак эшләргә тиеш».

Аннары тармагының алдынгы вәкилләренә, шулай ук ветераннарга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International