Минтимер Шәймиев Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырышта катнашты

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырыш узды.

Фойеда махсус күргәзмә оештырылган иде. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар танышты. «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» ДМС, Гамәли семиотика институты, Талантлар университеты һәм башка стендлар тәкъдим ителде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов чыгыш ясады.

Россия фәне көне белән котлау телеграммаларын Россиянең Фән һәм югары белем министры Владимир Фальков һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников җибәргән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, җыелышны Фәннәр академиясе мәйданчыгында уздыру аның Татарстанның бөтен фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграцион функциясенең мөһимлеген ассызыклый. «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында шулай ук академиянең республиканың күп милләтле халкының уникаль мәдәни мирасын саклау эшенә керткән өлешен билгеләп үтәсем килә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия фәннәре көне Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. «19 нчы гасырда ук барлыкка килгән Казанның әйдәп баручы фәнни мәктәпләре республиканы аннан читтә дә таныткан. Татарстан галимнәренең хәзерге буыны элгәрегеләре эшен лаеклы дәвам итә. Федерация субъектларының фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингында безнең республика 5 нче урынны алды. Бу -  республикада эшләүче 13 мең галимнең казанышы», - диде ул.

«Мин үз чыгышымны республиканың фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграцион процессларның мөһимлеге турында сүзләрдән башладым, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Аларның төп максаты - бердәм фәнни-мәгариф киңлегенең фән һәм технологияләр өлкәсендәге аерым сегментлары базасында формалаштыру. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм ТР Фәннәр академиясенә бу юнәлештә актив эшне дәвам итәргәкушам».

Соңыннан Татарстан Республикасы Рәисе барысын да һөнәри бәйрәм – Россия фәне көне белән котлады һәм яңа кыю идеяләр, ниятләр һәм башлангычлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Чара Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшыру белән тәмамланды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы узды.

2022 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белгечләр коллективына - «Татарстан Республикасында бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацион системасын булдыру һәм гамәлгә кертү» эше өчен һәм В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләренә – «Бер үк вакытта нефть катламнарын аерым эксплуатацияләүне эшләү һәм сәнәгый гамәлгә кертү» эше өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International