Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 25 нче күргәзмәне ачтылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан Казанда егерме бишенче күргәзмә ачылды, ул «Александр Македонский. Путь на Восток» дип атала .

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Омскта, Владивостокта һәм Выборгта Эрмитаж  вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республика музейлары җитәкчеләре, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты.

Экспозициягә якынча 400 экспонат кергән, алар Александрның Көнчыгышка сәяхәте, грек культурасының Азиянең зур территорияләрендә таралуы һәм Эллада классик сәнгатенең бөеклеге турында сөйлиләр.

Ачылу тантанасы башланганда «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов «Эрмитаж-Казан» үзәгенә нигез салучыларга – Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровскийга сүз бирде.

Михаил Пиотровский хәзер «Эрмитаж-Казан»да уза торган Эрмитаж көннәре – музейлар өчен тәҗрибә алмашу, чөнки программа кысаларында гамәли семинарлар, лекцияләр, шул исәптән инклюзия буенча да уздырыла. Ул күргәзмәнең барлык кураторларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде.

«Александр Македонский. Путь на Восток» күргәзмәсе Дәүләт Эрмитажы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган. Рөстәм Нургали улы Миңнехановка - барлык күргәзмәләргә ярдәм иткәне өчен һәм Минтимер Шәрип улына үз вакытында «Эрмитаж-Казан»ны булдырырга «мәҗбүр иткәне» өчен зур рәхмәт, - диде ул. - Бу искиткеч күргәзмәдә гаять матур әйберләр бик күп, фрескалар да, рәсем сәнгате үрнәкләре дә, гравюра да бар. Болар барысы да бик яхшы тәкъдим ителгән, белгеч өчен нур өстенә нур, кешелек тарихы турында уйланырга мәҗбүр итә. Бу - Эрмитаж музеен чагылдыручы искиткеч образы. Бүген безнең монда барысын бергәләп эшләвебез - глобаль Эрмитаж программасының бер өлеше, ул дөньяга юнәлтелгән һәм мәдәниятләр диалогы турында сөйли, ә бу исә Эрмитаж эшчәнлегенең төп максаты. Безгә Казан коллегаларыбыз белән эшләү бик рәхәт һәм файдалы. Безнең иярченнәр бик күп кызыклы инициативалар тудыралар. Бу күргәзмә республика халкында һәм кунакларында зур кызыксыну уятыр, дип ышанам».

Минтимер Шәймиев «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәләр оештыруны хуплаучыларга рәхмәт белдерде.

«Үз вакытында, чыннан да, без Эрмитаж тарихында беренче тапкыр Эрмитаж-Казан үзәген оештырырга булдык. Сез безгә бу эшне ышанып тапшырдыгыз һәм сезнең ышанычны аклавыгызга без бик шатбыз. Бу җиңел генә булмады, ләкин без сезнең барлык таләпләрегезне үти алдык. Бу безнең музей эшендә катнашу дәрәҗәсен күрсәтә. Сезнең белән Эрмитаж дәрәҗәсендә эшләү һәм егерме бишенче күргәзмәне үткәрү - зур казаныш. Моның өчен без сезгә чын күңелдән рәхмәтле», - диде Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровскийга мөрәҗәгать итеп.

«Күргәзмә Александр Македонскийның, киңлекләрне һәм халыкны гына яулап калмыйча, сәнгать үсешенә дә йогынты ясавы турында сөйли. Бу мине гаҗәпләндерде. Македонский турында бик күп сәнгать әсәрләре иҗат ителгән, бу аның төрле җирләр, төрле халыклар мәдәниятенә йогынтысы турында сөйли. Чын күңелдән рәхмәт сезгә. Без - теге яки бу дәрәҗәдә белем алган кешеләр, әмма мондый проектлар-дәресләр безне тәрбияли, тарих һәм сәнгать белән танышырга, белем алырга мөмкинлек бирә», - диде Минтимер Шәймиев.

Мәртәбәле кунаклар экспозиция башланганда тасманы кискәннән соң, Дәүләт Эрмитажының антик дөнья бүлеге мөдире, сәнгать белемнәре кандидаты Анна Трофимова аларны экспозиция бүлекләре буенча үткәрде. Беренче бүлек тамашачыны борынгы , яшь яулап алучыны үстергән классик Греция атмосферасы белән таныштыра. Шуннан соңгы заллар унбер ел дәвам иткән, яулап алучыга дөнья хакимлеге китергән һәм Борынгы дөнья цивилизацияләренең язмышын мәңгегә үзгәрткән  Көнчыгыш сәяхәтенә багышлана. Бөек Александр мирасы-экспозициянең соңгы бүлеге.

«Александр Македонский. Путь на Восток» күргәзмәсе 2023 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Килүчеләрне борынгы тарих белән интерактив танышу көтә, болар: балалар өчен уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедиа һәм тактиль станцияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International