Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясе һәм М. Җәлил  исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды.

1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге Югары театраль училищены тәмамлый һәм шул вакыттан бирле Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә.

Юбилярны котларга аның дуслары, хезмәттәшләре, иҗат сөючеләре килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичәнең мактаулы кунагы булды.

"Равил Шәрәфиев - талантлы артист, сәхнә остасы, күпкырлы шәхес, һәрнәрсәдә үз фикере булган кеше. Сезнең уйнау безне шатландыра, безнең йөрәкләргә үтеп керә. Сезне халкыбыз ярата, тамашачылар сезне ярата, кадерли һәм хөрмәт итә. Бу тамашачы өчен дә, артист өчен дә зур бәхет", – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев үзенең котлау чыгышында.

Кичә ахырында юбилярны Г.К. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәбөтен труппа котлады. Равил Шәрәфиев хезмәттәшләренә, барлык тамашачыларга җылы котлаулары һәм театр сәнгатенә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International