Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм парадында булды

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Җиңү Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Меңьеллык мәйданына беренче булып Казан югары танк команда училищесының почет каравылы ротасы курсантлары чыкты, алар Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын алып чыктылар. Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясен турыдан-туры тоташтыру оештырылды. Бөек Җиңү Көне белән ил халкын Россия Президенты - Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Югары Баш Командующие Владимир Путин котлады.

"Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында истәлек изге, без аны йөрәкләребездә саклыйбыз. Нацизмга каршы батырларча көрәшкән Каршы тору хәрәкәтендә катнашучыларга, АКШ, Бөекбритания, башка дәүләтләрнең союздаш армияләре сугышчыларына хөрмәт күрсәтәбез. Кытай сугышчыларының Япон милитаризмына каршы көрәштәге батырлыгын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Ышанам: уртак янауга каршы көрәш елларында теләктәшлек, партнерлык тәҗрибәсе – безнең кыйммәтле мирасыбыз», - дип билгеләп үтте Дәүләт Башлыгы.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.

Казанда Меңьеллык мәйданында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Аннан соң гаскәрләр тантаналы рәвештә үтте. Парадны Казан гарнизоны начальнигы, генерал-майор Кирилл Кулаков кабул итте. Мәйданга 32 расчет чыга: Казан гарнизоны гаскәрләре, хәрби училище курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр, суворовчылар.

Шуннан соң 10 берәмлек гусеницалы һәм тәгәрмәчле техникадан торган механизацияләнгән колонна китә, алар арасында ИС-3, Т-34 һәм ПТ-76 танклары, СУ-100 танкка каршы үзйөрешле совет артиллерия җайланмасы, шулай ук атаклы Катюшалар үтә. Традиция буенча парад ретроавтомобильләр үтү беләнтәмамлана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов төрле тематик мәйданчыкларны һәм хәрби-патриотик күргәзмәне карады, шулай ук парад расчеты командирлары белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International