Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итүдә катнашты

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын сәламләде һәм аларны Җиңү көне белән котлады. "Бу безнең төп бәйрәм", - дип ассызыклады ул.

Республика Рәисе Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан парад оештыруны югары бәяләде. "Матур бәйрәм булды, кунаклар күп булды. Барысы да бик күркәм иде",  - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов барлык оештыручыларга, шулай ук хокук саклаучыларга иминлекне тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International