Минтимер Шәймиев «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» панель дискуссиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Казан федераль университетының актлар залында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» панель дискуссиясе башланды.

Дискуссиядә катнашучыларга видеоконференция аша Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2197873.htm

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров, Мали Республикасы ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссия генераль секретаре Диалло Кадиа Майга, Евразия халыклары Ассамблеясы Генераль секретаре Андрей Бельянинов, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Дискуссиянең модераторы - Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин.

Минтимер Шәймиев үзенең видео сәламләүендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Татарстанның өч объекты кертелгәнен билгеләп үтте: Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарихи-археологик комплексы, шулай ук Успенье соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре. Хәзерге вакытта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен «Казан университетының астрономия обсерваторияләре» номинация досьесы тәкъдим ителгән.

Ул шулай ук Татарстанда 2010-2020 елларда мөселман һәм православие цивилизацияләренең борынгы һәйкәлләрен торгызу буенча колачлы проект гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев бу эшчәнлектә ике мөһим моментны билгеләде.

"Беренчесе - хәйриячелек. Киләчәк буыннар өчен тарихи һәм мәдәни мирасны саклау турындагы идеяләребез татарстанлылар, Россия Федерациясе һәм якын чит ил кешеләре күңелендә киң кабул ителде. Борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләре бөтен ил белән торгызылды. "Яңарыш" республика фондына төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле диннәрне тотучылар, төрле хәлле кешеләр; төрле дәрәҗәдәге предприятиеләр һәм оешмалар ярдәм итә. Кемдер 10 сум акча кертә, ә кемдер аерым объектны комплекслы торгызу өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Без бөтен халык ярдәмен тойдык. Безгә 65 меңләп хәйрияче ярдәм итте", - дип билгеләп үтте ул.

"Икенчесе, мин әйтер идем, иң мөһиме – безнең рухыбыз ныгуга ирешүебез. Бу тарихи шәһәрләрнең йөзен үзгәртеп, без үзебез дә үзгәрәбез, яхшырак, игелекле һәм бердәм булабыз. Һәм очраклы гына түгел, «Яңарыш» фондының девизы: «Җаннан - җан өчен» сүзләре. Чыннан да, әлеге проектта катнашучыларның барысы да – тарихчылар, археологлар, архитекторлар, дизайнерлар, төзүчеләр, хәйриячеләр – бу изге урыннарны торгызуга җан кертүчеләр - хөрмәт һәм соклануга лаек», - дип дәвам итте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Ул ассызыклаганча, республика үз үсеш моделенең нигезенә мәдәниятләр һәм конфессияләр балансын тотрыклы саклауны, шулай ук иҗтимагый һәм милләтара тотрыклылык булдыруны салган.

"Өстәвенә, барлык халыкларда хәйриячелек Аллаһ кушкан гамәл дип санала. Мөэминнәр өчен Изге Коръәннең: «Аллаһ юлында сәдакалар бирегез һәм үзегезне һәлакәткә дучар итмәгез. Һәм игелек кылыгыз, чөнки Аллаһ игелек кылучыларны ярата» дигән сүзләре изге гамәлләрне башкаруның мөһимлеген чагылдыра", – диде Минтимер Шәймиев.

Ул ил Президенты Владимир Путинның 2022 елда «Валдай» халыкара клубының пленар сессиясендә чыгышыннан сүзләрен китерде: «Үсеш нәкъ менә цивилизацияләр диалогында, рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянып барырга тиеш. Әйе, төрле цивилизацияләрнең кешене, аның табигатен аңлаулары төрлечә - ул еш кына бары тик өстә генә төрле, әмма барысы да кешенең югары дәрәҗәсен һәм рухи асылын таный. Һәм уртак, уртак нигез бик мөһим, анда без, һичшиксез, үз киләчәгебезне төзи алабыз һәм төзергә тиешбез.

Минтимер Шәймиев узган ел Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне рухилыкка ирешүнең искиткеч үрнәге дип атады.

"Бу, һич арттырып әйтмичә, безнең күп милләтле һәм күп конфессияле илебез тормышында дәверне чагылдыручы вакыйга дип атарга мөмкин. Иң мөһиме, бу тантаналар безнең бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгыбызга сак караш күрсәтте", - диде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, борынгы Болгарны торгызу процессында бөтендөнья Татарстан Республикасы, төньяк мөселманнары, «карда ислам» турында күбрәк белде.

"Бүген, күргәнегезчә, без ислам дөньясының аерылгысыз өлеше булып торабыз һәм шул ук вакытта Россия Федерациясе белән ислам дөньясы арасында бәйләүче чылбыр булып торабыз», - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук дискуссиядә катнашучыларның игътибарын тел, тарих, фольклор, традицияләр һәм гореф-гадәтләр кебек Ватаныбыз халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларының актуальлегенә һәм төп әһәмиятенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International