Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген, Рус теле көнендә һәм бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тулу уңаеннан, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы кырындагы А.С. Пушкин һәйкәле белән янәшә гадәттәгечә бу бәйрәмгә багышланган Шигърият бәйрәме узды. Анда республиканың иҗади зыялылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният әһелләре, укучылар һәм студентлар катнашты.

Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Алар Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аннары алар М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган бәйрәм концертын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International