Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы дәвам итә

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы эшен дәвам итте. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте оештырды.

Форум Б. Рәмиев исемендәге IT-паркның конференцияләр залында уза. Анда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары катнаша.

Бүген, пленар утырыш башында, форумда катнашучыларга видео сәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

Бүген форум утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International