Бүген Казанда Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы үз эшен дәвам итте.
Форум Б.Рәмиев исемендәге IT-паркның конференцияләр залында уза. Анда дөньяның 20дән артык иленең мәгариф министрлары һәм Россия төбәкләренең мәгариф өлкәсе вәкилләре катнашты.
Бүген, пленар утырыш башында, Форумда катнашучыларга видео сәламләү белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.
Форумның иртәнге утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында бүген үзен мәктәптәге ачык дәрес укучысы итеп хис итүен билгеләп үтте. "Бу - бик мөһим очрашу. Гомумән алганда, иң катлаулысы – дөньядагы хәзерге ситуация таләпләренә туры китереп, мәгарифне саклау һәм үстерү. Без нәрсәлшр белән очрашсак та, һәрвакыт укытучының абруе, аңа хөрмәт һәм мәгариф системасына мөнәсәбәт мөһим булып кала. Укытучының роле безнең һәрберебезнең тормышында бик мөһим. Бүген очрашу һәр яктан да күркәм. Шул ук конструктив рухта эшегезне дәвам итүегезне телим. Укырга беркайчан да соң түгел һәм һәрвакыт кирәк". Ул шулай ук форумда катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.