Минтимер Шәймиев "ТНВ" республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съездында катнашты

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Форум Татарстан Республикасы Рәисенең съездда катнашучыларга сәламләү мөрәҗәгате белән ачылды, аны ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Руслан Мөхәрләмов укыды. "Бүген ТНВ хәрәкәте республикада иң зур һәм абруйлы иҗтимагый көчләрнең берсе булып санала, - диелә Татарстан Рәисе сәламләвендә. - Хәрәкәт әгъзаларының барлык дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә актив катнашуы, иҗтимагый мөһим акцияләрне һәм проектларны тормышка ашыруы сөендерә. Хәрәкәтнең төп казанышы -Ватанга мәхәббәт, уртак мәдәниятебезгә, традицион кыйммәтләребезгә хөрмәт, республиканың күп милләтле халкына файда китерергә омтылу берләштергән кешеләр".

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең үткән 3 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады һәм киләчәккә бурычларны билгеләде.

Аннары съезд делегатларына ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Ул хәрәкәт эшчәнлеге турындагы хисап докладын эчтәлекле һәм реаль дип атады, шулай ук киләчәктә конкрет чаралар һәм проектлар буенча актив эшләргә чакырды. "Ил һәм республика өчен авыр шартларда без, "Бердәм Россия " партиясе белән берлектә, конкрет эшләр аша нәтиҗәлелек үрнәген күрсәтергә тиешбез, - диде Минтимер Шәймиев. - Партия эшенең нәтиҗәлелеге бик мөһим. Сез хәрәкәтнең җирле бүлекчәләреннән килгәнсез, кешеләрнең проблемаларын бик яхшы беләсез. Без конкрет мәсьәләләрне ничек хәл итәбез, халык безнең хәрәкәт, безнең партия турында хөкем итәчәк".

Агросәнәгать секторында хәрәкәт әгъзаларының кичекмәстән катнашын таләп итүче күпьеллык конкрет проблемаларның берсе дип Минтимер Шәймиев республика хуҗалыкларында бал кортларының һәлак булуын атады. Аның фикеренчә, ТЯГ хәрәкәте максатларын тормышка ашыруга зур әһәмият биргән Җир Хартиясе җәмгыять үсеше өчен нәкъ менә конкрет ресурсларны саклауны күздә тота.

Съездда «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Уставына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде, хәрәкәтнең Югары советы һәм аның Президиумы әгъзалары сайланды.

«Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» РИХ Югары советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин яңадан сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International