Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты, ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.
Исмәт Эрикан - 1996 елда Казанда Төркия Республикасы Генераль консуллыгы ачылганнан бирле уникенче Генераль консул. Ул үз вазыйфаларына 2019 елның октябрендә керешкщн иде.
Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазыйфасы аның тормышындагы төп вазыйфаларның берсе булуын билгеләп үтте.
Ул Минтимер Шәймиевка Генераль консуллык эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Без һәрвакыт бурычларыбызны хәл итүдә Сезнең игътибарыгызны һәм ярдәмегезне тоябыз. Безгә Россия һәм Татарстанның социаль-икътисадый һәм мәдәни тормышында Сезнеж шәхеснең роле һәм әһәмияте яхшы билгеле. Безнең лидерлар һәм төрек халкы Сезгә зур хөрмәт белән карый. Барыгызга да билгеле булганча, нәкъ менә Сезнең ярдәмдә Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре ышанычлы нигездә үсә. 1996 елда Генераль консуллыкны ачуга һәм яңа Генераль консуллык бинасын төзүгә керткән шәхси өлешегезне югары бәялибез", - диде Төркия Генераль консулы.
"Бу дүрт ел эчендә, безнең өчен иң җиңел булмаган чорда, без бергә бик күп яхшы эшләр башкардык. Төркиядә җир тетрәү вакытында без шунда ук Татарстан халкының зур ярдәмен тойдык. Безнең генераль консуллыкта Татарстан халкынан 100 тонна гуманитар ярдәм җыелды", - дип хәбәр итте Исмәт Эрикан.
Минтимер Шәймиев Исмәт Эриканга Татарстанда күп кырлы уңышлы эшләве һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, киләчәк эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Әңгәмә барышында соңгы еллардагы иң әһәмиятле уртак вакыйгалар билгеләп үтелде, шулай ук төрки халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклауның аерым проблемалары, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләре дә күтәрелде.