Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев “Төркия радиосы һәм телевидениесе”корпорациясе вәкилләре белән очрашты
2013 елның 30 августы, җомга
Бүген “Казан” ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Төркия радиосы һәм телевидениесе” (ТРТ) корпорациясе вәкилләре – генераль директоры Ибраһим Шаһин, аның урынбасары Әхмәт Коюнджу, “ТРТ Аваз” телевезион каналы директоры Аднан Суэр һәм бу каналның алып баручысы Айгөл Келеш-Шәрипова белән очрашты.
Очрашу башында кунаклар Казан Кремлендә алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, Кол-Шәриф мәчете аларда аеруча соклану тудырган. Бу мәчетне яңадан торгызу тарихын сөйләп, Минтимер Шәймиев ТРТ делегациясен “Яңарыш” Фондының эшчәнлеге белән таныштырды һәм аларны борынгы Болгар шәһәренә, яңа Ак мәчетне карарга чакырды.
ТРТ директоры Ибраһим Шаһин Минтимер Шәймиевкә Төркия Республикасының тарихи мирасын саклау турында телерадиокомпаниянең программа һәм проектлары хакында сөйләде. Ул Минтимер Шәймиев турында, аның Татарстан Президенты сыйфатында да, “Яңарыш” Фондына нигез салучы буларак та эшчәнлеге хакында күп ишетүен ассызыклады. “Без Сезнең изге эшләрегез белән горурланабыз һәм сокланабыз, алар турында үзебезнең канал программаларында сөйләргә әзербез”,- диде ул.
Очрашу барышында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар. Минтимер Шәймиев соңгы елларда Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында мәдәни бәйләнешләрнең нәтиҗәле үсеш алуын билгеләп үтте.
ТРТ корпорациясе делегациясе Казанга кичә килгән иде, бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Төркия радиосы һәм телевидениесе “ корпорациясе һәм “Татмедиа” ААҖ арасында хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланды.
Кунаклар шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин белән очраштылар, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә булдылар, аларны компаниянең генераль директоры Илшат Әминов озата йөрде, “Татарлар” программасын төшерүдә катнаштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз