Бүген «Казан Экспо»да Россия Федерациясе Геройлары белән очрашу узды. Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республика Көне алдыннан Татарстанга 20 Россия Герое килде. Делегация визиты «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылды. Чара яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан үткәрелә. РФ Геройлары илнең төрле төбәкләренә баралар һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында, кадетлар корпусларында, хәрби коллективларда «Батырлык дәресләре» оештыралар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Геройлары - илебезнең горурлыгы һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк. "Бүген сезнең монда булуыгызга без чын күңелдән шат. Илебез өчен иң катлаулы вакытта без дошманны җиңү өчен берләштек. Моның өчен без барысын да эшләргә тиеш. Бу оборона-сәнәгать комплексының нәтиҗәле эше, МХО зонасында булган шәхси состав белән эшләү, шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү. Иң мөһиме - яшьләрне Ватанга мәхәббәт рухында патриотик тәрбияләү. Һәм без һәрвакыт сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм ярдәм табабыз. Сезнең күбегез безнең чараларда актив катнаша. Без моны бик хөрмәтлибез һәм сезгә чын күңелдән рәхмәтлебез. Сез - безнең өчен якын кешеләр һәм без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат», - диде Татарстан Рәисе.
Игорь Комаров «Ватан Геройлары вахтасы» проектының мөһимлеген билгеләп үтте. "Бүгенге очрашуыбыз - илебездә яшьләр арасында патриотизм тәрбияләү буенча алып барылган зур эшнең бер өлеше. "Ватан Геройлары вахтасы" проекты - бик кирәкле чара. Яшьләр белән Россиянең чын геройлары очрашканда - бу алар тарафыннан бөтенләй башкача кабул ителә", - дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларны җылы сәламләде һәм аларны якынлашып килүче Татарстан Республикасы Көне белән котлады. Ул яшьләрне тәрбияләүдә һәм ата-бабаларыбызның батырлыклары турында хатирәләрне саклауда Россия Геройларының зур ролен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, бүгенге көндә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. "Татарстан территориясендә күп еллар дәвамында тынычлыкта һәм татулыкта 173 милләт вәкилләре яши. Бүген бу иң мөһиме. Дошманнар тел һәм дини нигездә халыклар арасын бозарга тырышалар. Ләкин алар бернәрсә дә эшли алмыйлар. Без бу юнәлештә зур эш алып барабыз», - дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Россия Герое Геворк Исаханян хәбәр иткәнчә, «Ватан Геройлары вахтасы» акциясе илдә 2012 елда старт алган. Татарстанга быелгы визит Россия геройларының 102 нче вахтасы. "Без барлык чараларда катнашырга, барлык төбәкләргә барырга, яшьләр белән аралашырга әзер. Сезнең күркәм республикагызга кабат килергә шат булырбыз", - дип өстәде ул.
"Россия Геройлары вахтасы минем туган республикамда җыелганы өчен зур горурлык кичерәм. Яшьләр белән очрашуларыбыз Татарстанның һәм илебезнең алга таба үсешенә яхшы нигез салыр дип ышанам», - диде Питрәч районында туган Иван Додосов.
Алексеевск районыннан Рәсим Баксиков махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү темасына тукталды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада бу юнәлештә эш бара. Казанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалы ачылды, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары исемлеге эшләнде. "Без сезнең белән бу эшне ничек яхшыртырга икәнлеге турында сөйләшергә шат булырбыз. Сез тагын кайда һәм нәрсә эшләргә кирәклеген яхшырак аңлыйсыз һәм беләсез», - диде республика Рәисе.
Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзерге авыр вакытларда яшьләр белән очрашу һәм аларга ярдәм итү бик мөһим.
"Ватан Геройлары вахтасы" республикада 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Геройлары Казан, Арча, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының уку йортларында булачак.