Минтимер Шәймиев Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының төзекләндерелгән бинасында булды

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Н И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын (Карл Маркс ур., 70) карады. Реставрацияләнгән бинада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды.

Бина федераль әһәмияттәге шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле булып тора. 1900-1904 елларда архитектор К.Л. Мюфке тарафыннан төзелгән. Төзелеш Император сәнгать академиясе җитәкчелегендә узган, бина башта сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен эталон буларак төзелгән.

Бу мәдәни мирас объектын ремонтлау һәм реставрацияләү (2019 елда башланган) берничә этапта үткәрелгән.

Бүгенге карап чыгу барышында Рөстәм Миңнехановка реставрация эшләренең этаплары һәм катлаулылыгы, төзелеш материалларын куллану турында сөйләделәр. Тикшерү барышында аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова биреп барды. Сәнгать училищесының өч катында уку сыйныфлары, остаханәләр, актлар һәм уку заллары, училище музее, күргәзмә залы һ. б.лар урнашкан.

Бина үзенең оригиналь архитектура элементлары белән билгеле, алар арасында фасад тәрәзәләрендәге гигант витражлар, түбәсендә пыяла чатыр, аннан көн яктысы бинаның барлык катларына үтеп керә, рәссамга кирәкле образда табигый яктыртуны тарату өчен авыш тәрәзәләр, күп санлы таштан бизәкләр, паркет һәм оригиналь  баскыч култыксалары.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка үзәк баскыч һәм култыкса элементларын торгызу буенча башкарылган эш турында сөйләделәр (оригиналь элементларның бер өлеше сакланган, бер өлеше үрнәкләр буенча торгызылган).

2022 елда эшләрнең беренче этабы тәмамланган. Реставраторлар бинаның иң катлаулы һәм аварияле көньяк канатын торгызганнар. Хәзерге вакытта бинаның үзәк өлешендә, шулай ук бинаның көнбатыш канатында эш тәмамланган.

Музейда Казан сәнгать мәктәбенә кабул итү турында кулъязма үтенеч, «Казан сәнгать мәктәбенең 1896 елгы хәле турында хисап» һ.б. тарихи документлар, борынгы китаплар, танылган рәссамнарның рәсемнәре һәм авторлары билгесез булган оригиналь рәсемнәр урнаштырылган.

Бүген Казан сәнгать училищесы (1895 елда Казан сәнгать мәктәбе буларак ачылган) - Россиядә иң борынгы белем бирү оешмаларының берсе. Биредә 254 студент белем ала (130 кеше бюджет формасында, 124 бюджеттан тыш нигездә). Дүрт юнәлеш буенча укыту бара - рәсем сәнгате (станок һәм театр-декорация), дизайн (гомуми һәм костюм дизайны), декоратив-гамәли сәнгать (тирене сәнгатьчә эшкәртү), скульптура.

2022 елдан училище базасында креатив индустрияләр мәктәбе (КИМ) эшли 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә белем бирү. КИМ «Россиядә уйлап табылган» федераль проекты кысаларында төзелгән, 200 яшүсмер белем ала, бинаның өченче катында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International