Минтимер Шәймиев "Ядәч! Истә!" фильмын карады

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бүген "Корстон" кинотеатрында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кинорежиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмын карады.

Аның белән бергә фильмны күрсәтүдә режиссер Байбулат Батулла, төп рольләрнең берсен башкаручы язучы Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашты.

Минтимер Шәймиев фильмның гадәти булмаган сюжетын һәм тирән мәгънәсен билгеләп үтте. Ул Байбулат Батуллинга күңелләргә үтеп керүче бу искиткеч фильм өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу - Татарстан киносы өчен яңа һәм мөһим адым. "Мин фильмны кинематографист буларак бәяли алмыйм, ләкин тамашачы буларак әйтә алам - кинода яңгыраган музыка өчен рәхмәт; оператор һәм рәссам эше мине Әнәк авылына күчереп куйган кебек булды. Фильм анда төшерелгән кебек тоелды", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, фильм Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелгән. Казанда 9 сентябрьдә Казан мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтелде.

14 сентябрьдән «Ядәч! Истә!» фильмын бөтен ил кинотеатрларында күрергә мөмкин.

«Ядәч! Истә!» фильмының ("Бери да помни") 2 варианты бар: берсе - татар телендә, рус телендә субтитрлары белән, икенчесе - рус телендә, фильмда рольләрне башкаручылар рольләрне үзләре үк ике телдә дә башкарган.

Яшь режиссерның беренче тулы метражлы картинасы быел август аенда «Короче» бөтенроссия кинофестиваленең төп бүләген ала.

Фильм студия-җитештерүче - Вosfor Pictures (Мәскәү) акчасына төшерелгән.

Сценарий авторлары - Байбулат Батуллин, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина. Оператор - Максим Аркатов. Рольләрдә Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбәрәкҗанов һ.б.лар.

Фильмның ике премьерасы Мәскәүдә: «Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре» кысаларында Музыка йортында һәм «Художественный» кинотеатрында узган.

Байбулат Батуллин тамашачыларга актер, режиссер, продюсер буларак «Сокровища О.К.», «Дилемма», «Половинки», «По колено» фильмнары, «Чума!», «Большая игра» һ. б. телесериаллар буенча билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International