Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантаналар узды

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген Болгарда, Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантаналар узды. Һәр ел саен Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче көнендә Ислам календаре буенча бөтен дөнья мөселманнары Мәүлид ән-нәби - исламга нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итәләр (гарәп телендә «мәүлид» сүзе тууны аңлата, «нәби» - пәйгамбәр).

Быел бәйрәм григориан календаре буенча 27 сентябрьгә туры килә. Ул кичә, Кояш баегач башланды.

Татарстанда 2014 елдан бирле Мәүлид ән-Нәби уңаеннан төп бәйрәм Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелә.

Бүген анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика җитәкчелеге вәкилләре, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дин әһелләреһәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Намаз залында традицион рәвештә Коръән сүрәләре, гарәп һәм татар телләрендәге дини көйләр яңгырады: мөнәҗәтләр, Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында нәшидләр, Мәүлид турында махсус касыйдә.

Шуннан соң тантанада катнашучылар өйлә намазын укыдылар.

Ак мәчеттән чыккач, Минтимер Шәймиев мәдрәсә бинасы каршындагы мәйданчыкта «Болгар легендасы» I төбәкара хәзерге заман сәнгать симпозиумында катнашучы рәссамнарның әсәрләре күргәзмәсен карады. Сәнгать симпозиумы «Яңарыш» республика фонды инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган. Проектта Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Чуаш Республикасы рәссамнары катнаша. Экспозициядә 40тан артык әсәр тәкъдим ителә, аларның сюжетлары борынгы шәһәрнең риваятьләре белән сугарылган. Аннары алар Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларына бушлай тапшырылачак.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев барлык мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады.

"Бүген мөселманнар өчен истәлекле көн, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге көнне сезнең белән очрашуыбызга бик шатмын. Бүген Болгар җирендә аның өчен күп эшләр башкаручылар, соңгы елларда башкарылган эшләрне кадерләп саклаучылар җыелды. Борынгы Болгарның яңадан торгызылуы - безнең игелекле гамәлләребезнең берсе. Әгәр дә без, бергә җыелып, бу эшкә тотынмаган булсак, бүген безнең тарафтан да һәм Россия җитәкчелеге тарафыннан да Болгарга карата мондый зур кызыксыну булмас иде, шулай ук федераль дәрәҗәдә Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү дә булмас иде. Болгарның искиткеч бай тарихы бар. Соңгы вакытларда без Болгарның матди мирасын торгызу буенча мөмкин булганның барысын да эшләдек. Шуңа күрә туристлар агымы сизелерлек артты. Ләкин күп эшләргә кирәк әле. Хәзер матди булмаган мәдәни мирасыбызны, рухиятебезне торгызырга кирәк. Бүген бәйрәм вакытында кечкенә балалар пәйгамбәр хөрмәтенә догалар укыдылар. Миңа бик ошады, сезнең аларны дини бәйрәмнәргә алып йөрүегезгә шатландым. Барыгызга да тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт! Менә хәзер Болгарда нинди күңелле үзгәрешләр бара! Аларны матур итеп дәвам итәргә кирәк. Биредә яшьләрне тәрбияләү, аларны исламга җәлеп итү буенча эш бара. Хәзер балалар белән дә эшли башларга кирәк. Без бүген карашларыбызны үзенә тартып тора торган гаҗәеп матур Ак мәчет каршында утырабыз. Бу бик зур бәхет, монда булу һәм эшләнгәннәргә соклану. Яңарышны хуплаганыгыз һәм теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт, безнең сезнең белән рухыбыз да , омтылышларыбыз да туры килә. Безне зур иҗади эш көтә һәм мин бергәләшеп эшли алуыбызга ышанам", - дип билгеләп үтте ул.

Бәйрәм тантаналары Ак мәчет каршындагы мәйданда Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган зур концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International