Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашуда катнашты

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узды һәм 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов мондый чараларның республикада традициягә әверелүен искәртте.

Без республикада өлкән буынга зур хөрмәт белән карыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, ветераннар үз хезмәтләре белән Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә нигез салган, һәм бүген дәүләт хезмәткәрләре үзләреннән алда килгәннәрнең эшен дәвам итә.

"Сезне чын күңелдән сәламлим, - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучы ветераннарга мөрәҗәгать итеп. - Без сезнең белән очрашуга һәрвакыт шат. Барыгызга да нык сәламәтлек телим, үзегезне саклагыз. Сез, ветераннар, безнең "алтын активыбыз". Гражданлык позициягез өчен рәхмәт. Сезнең гражданлык позициягез республика өчен һәрвакыт мөһим, бигрәк тә безнең ил яңа проблемалар кичергән заманда.

Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт хезмәте ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чара Татарстан Республикасының төрле жанр артистлары һәм иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International