Бүген Казан Кремлендә, Пушечный дворда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кабул итү узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ. б. катнашты.
"Сезне чын күңелдән бәйрәм – Ватан Геройлары көне белән котлыйм! Безнең өчен бу - үзенчәлекле көн, без төрле елларда һәм чорларда халкыбызны яклаган, батырлык һәм хәрби каһарманлык үрнәге булып хезмәт иткән һәм хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу залда безнең белән Россия Федерациясе Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз!»
Ул Ватан геройларының хәрби һәм хезмәт батырлыклары үрнәгендә яшьләргә патриотик, хезмәт һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әһәмиятле эшне «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы алып баруын ассызыклады һәм аның рәисләре - Мостюков Илдус Шәйхулла улы, Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар арасында күп кенә якташларыбыз, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватан иминлеген тәэмин итү, Россия суверенитетын саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр, - диде Татарстан Рәисе. - Ил алдында торган проблемаларны без көчле җитәкче белән генә җиңеп чыга алабыз. Кичә безнең илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин РФ Президенты сайлауларына үз кандидатурасын тәкъдим итү турында белдерде. Безне яклаучылар һәм күп милләтле халкыбыз безнең Югары баш командующий тирәсендә берләшәчәк дип ышанам. Без җиңәчәкбез!»
Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Геройларының һәм Россия Федерациясе Геройларының гаилә әгъзаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, һәркемнең батырлыгы - безнең өчен намус һәм каһарманлык үрнәге, үсеп килүче буыннар өчен күркәм, лаеклы үрнәк.
Рөстәм Миңнеханов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
"Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим һәм, әлбәттә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләрем», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев, бүген тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, югары максатлар бүген бөтен халыкны берләштерде, дип ассызыклады. "Безнең һәрберебез бүген халкыбызның нинди көчле, бердәм һәм үз Ватанын олылаганын сизә. Ватан Геройлары Көне бәйрәм генә түгел, ә һәрберебез тормышында мөһим вакыйга да. Безнең бу бәйрәмне шулкадәр киң бәйрәм итүебез һәм хөрмәтләвебез дөрес. Бу - безнең илнең көче. Россияне көчсезләндерү өчен нинди генә омтылышлар булмасын, уңышсызлыкка дучар була. Һәм булачак та! Безнең ил теләсә кайсы ситуациядә үзен яклый һәм саклый ала. Без көчле, шуңа күрә илебез дә көчле. Без бердәм, безнең җитәкчелек бердәм, шуңа күрә безне җиңә дә алмыйлар. Бу яңгыравыклы сүзләр, ләкин без аларны чын күңелдән сөйлибез. Без беләбез, башкача булла да алмый. Бердәмлектә - безнең көчебез», - диде Минтимер Шәймиев.
Аннан соң бүләкләү тантанасы булды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улы бүләкләнде. «Фидакарь хезмәт өчен» медале Габдрахманова Стелла Зәки кызына - Социалистик Хезмәт Героена, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте - Җантимерова Гөлсинә Хөснулла кызына – Социалистик Хезмәт Героена, шулай ук Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына - Россия Федерациясе Героена тапшырылды.
Чара гомуми фотога төшү һәм концерт программасы белән дәвам итте.