Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" Яңа ел хәйрия гамәлендә катнашты

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда, "Корстон" КСККда, "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясенең XVIII съезды алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ел саен уздырыла торган "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия  хәйрия гамәлендә катнашты.

Кунакларны "Теләкләр чыршысы"нда "Беренчеләр хәрәкәте" федераль яшьләр оешмасы балалары – әгъзалары каршы алды.

Минтимер Шәймиев чыршыдан открытка алды, анда Казаннан 7 яшьлек Тимур Галиевның теләге язылган иде. Малай мультфильмнар төшерелгән студиягә барырга хыяллана.

Минтимер Шәймиев, Тимурның хыялы тиздән тормышка ашачак, дип вәгъдә бирде. Ул шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасының төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләймановка әлеге гамәлне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International