Минтимер Шәймиев Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнашты

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Корстон» комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, кайберәүләр үз гомерләрен балаларны тәрбияләүгә багышлаган кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре бар. Сезнең һәрберегез гаҗәеп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарага мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать, агросәнәгать комплексы вәкилләре, шулай ук МХОдә катнашучыларның туганнары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International