Минтимер Шәймиев Владимир Путинның ышанычлы затлары белән очрашуда катнашты

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә, Зур Кремль сараеның Андреевск залында Владимир Путинның Россия Президенты сайлауларында аны яклаган ышанычлы затлар белән очрашуы узды.

Очрашуда Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидат В.В. Путинның ышанычлы заты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Дәүләт Башлыгы барлык катнашучыларга сайлау кампаниясе барышында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук күрсәтелгән ышаныч өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерергә кирәклеген ассызыклады.

Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә 544 кеше кертелгән иде. Алар арасында - сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, мәдәният, сәнгать һәм фән вәкилләре, спортчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International