Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасындагы Мәңгелек ут янына чәчәк салу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Җиңү паркына килгәч, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен сәламләде, аларны Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Алексей Песошин, Мәңгелек утка чәчәкләр салып, һәлак булган совет сугышчыларын искә алдылар. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Марш белән Казан гарнизонының почетлы каравыл ротасы үтте.
Аннары Татарстан Рәисе хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләрен карады. Легендар герой-танкист Рәсим Баксиков Җиңү паркында тәкъдим ителгән танкларның конструктив үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.
Шуннан соң чәчәкләрне һәлак булган сугышчыларның Әниләре һәм Тол хатыннары монументы һәм Совет солдаты Монументы итәгенә салалар.
«Казан» К-403 су асты көймәсе рубкасы янында Рөстәм Миңнеханов Хәрби-Диңгез флоты ветераннары белән очрашты. Диңгезчеләр 9 майда традицион рәвештә истәлекле мемориал янында җыелалар. Татарстан Рәисе алар белән аралашты һәм истәлеккә дип фотога төште.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев белән бергә, Җиңү көне уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре парадында катнашу өчен, «Чайка» ретро-автомобилен йөртеп, Меңьеллык мәйданына юл тотты. Автомобильдә Татарстан Рәисе әтисенең туганы-Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының фотосы урнаштырылган. 1941 елның октябрендә Галимҗан Миңнеханов Көнбатыш фронтның 50 нче укчы дивизиясенең 359 нчы укчы полкы караагына килә. 1941 елның 15 декабрендә 19 яшендә сугышта һәлак була.