Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары катнашты.
Парад Меңьеллык мәйданына Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын алып чыгудан башланды. Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясен турыдан-туры күрсәтү оештырылды. Җиңү көне белән россиялеләрне Владимир Путин котлады. "Кадерле ветераннарыбыз, иптәшләребез, дусларыбыз! Тугызынчы май - ул һәрвакыт бик хисчән, күңел түренә үтеп керә торган көн. Һәр гаиләдә үз геройларын хөрмәтлиләр, фотоларда, кадерле, яраткан йөзләрен карыйлар, туганнарын, аларның ничек сугышканнары, ничек эшләгәннәре турында сөйләгәннәрен искә төшерәләр. Җиңү көне барлык буыннарны берләштерә. Без, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләребезгә таянып, алга барабыз һәм бергәләп Россиянең, бердәм халкыбызның ирекле, куркынычсыз киләчәген тәэмин итәчәкбез дип ышанабыз!- диде Дәүләт Башлыгы.
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Җиңү көне махсус хәрби операция уздыру шартларында билгеләп үтелә. "Аның барлык катнашучылары - алгы сызыкта, сугышчан элемтә сызыгында булганнар -безнең геройлар. Без сезнең ныклыгыгызга һәм фидакарьлегегезгә баш иябез. Сезнең белән бөтен Россия. Ветераннарыбыз да сезгә ышана, борчыла. Аларның сезнең язмышларыгызга һәм батырлыкларыгызга рухи тоташуы Ватан геройлары буынын какшамас бәйли", - дип ассызыклады Владимир Путин.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.
Аннары Казанда Меңьеллык мәйданында җыелганнар алдында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. https://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2305951.htm
Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарды.
Аннан соң гаскәрләр тантаналы рәвештә узды. Парадны Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы генерал-майор Валерий Миронченко кабул итте. Бәйрәмдә Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби училищелар курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячелщр һәм суворовчылар катнашты. Барлыгы 45 парад расчеты - 2,7 меңнән артык катнашучы.
Шулай ук мәйдан буенча механизацияләнгән колонна составында легендар Т-34 һәм ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ПТ-76 йөзгеч транспортеры, бронетранспортерлар, БМ-13 "Катюша" җайланмасы узды. Колоннаны ретроавтомобильләр тәмамлады.