Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге, ислам дәүләтләре белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан белән Төркмәнстанның кайбер уртак проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.