Минтимер Шәймиев Михаил Пиотровский белән очрашты

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, ул бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнаша.

Әңгәмә вакытында Михаил Пиотровский форум турында тәэсирләре белән уртаклашты һәм форум кысаларында РФ Мәдәният министрлыгы оештырган «Россия - Ислам дөньясы: мәдәният, мәгариф, интеграцион хезмәттәшлек бизнес стратегиясе» секциясендә үзенең чыгышы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский Бөтендөнья мирасы объектларына идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук матди булмаган мирасны саклауның кайбер аспектларына да кагылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International