Минтимер Шәймиев Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик белән очрашты

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик белән очрашты.

Әлмәлик әфәнде Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.

Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, ислам илләрендә Король Фәйсал исемендәге премия лауреаты буларак танылган Татарстанның беренче Президенты белән кабат очрашуына шат булуын билгеләп үтте. Беренче мәртәбә узган елның августында очрашканнар иде.

Ул Минтимер Шәймиевны Казан университеты Астрономия обсерваторияләренең - дүртенче Татарстан объектын ЮНЕСКО исемлегенә кертү белән котлады.

ИСЕСКО Генераль директоры ассызыклаганча, Татарстан да ИСЕСКО оешмасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Ул ТР Дәүләт Киңәшчесен ИСЕСКО стендын карарга чакырды, ул хәзерге вакытта халыкара форум кысаларында Russia Halal Expo күргәзмәсендә ачылган.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының ИСЕСКО белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

1981 елда оештырылган мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Бөтендөнья ислам оешмасы (ICESCO) Ислам хезмәттәшлеге оешмасының әгъза-дәүләтләре булган мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Аны ЮНЕСКОның ислам аналогы дип атыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International