Минтимер Шәймиев Владимир Васильев белән очрашты

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе, «Россия халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Васильев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте. Ул Владимир Васильевка фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар» күптелле белем бирү комплексларын булдыру проектлары турында сөйләде.

Владимир Васильев билгеләп үткәнчә, мөселман һәм православие изге урыннарының уңышлы торгызылуы республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга ярдәм итә. "Сез вакыт барышын гаҗәп рәвештә тойдыгыз һәм һәрвакыт барлык милләтләргә, барлык диннәргә игътибар иттегез, сезгә зур рәхмәт",  - диде ул.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Владимир Васильев Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Россия Халыклары ассамблеясе эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International