Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә үткәрде

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эш сәфәр кылды һәм Спас районының Приволжский бистәсендә шәһәр читендәге (өч йолдызлы) бина төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Бистә Болгар тарихи-археология комплексы чикләереннән читтә урнашкан. Киңәшмә объектның төзелеш мәйданчыгында башланды. Минтимер Шәймиев Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов озатуында кунакханә комплексының ябыштырылган агач стена панельләреннән төзелә торган биналарын карады. Алар барысы да ике катлы булачак.

Төзелеш эшләре агымдагы елның мартында башланган. Төзелешнең беренче этабында өч йокы корпусы, визит үзәге, мунча комплексы, персонал өчен йортлар һәм котельня төзү каралган. Кунакханә комплексының гомуми мәйданы - 3 мең квадрат метрдан артык. Бүгенгә беренче йокы корпусы 60%ка әзер, анда инде инженер системалары монтажлана. Шулай ук визит үзәгенең беренче каты да әзер. Комплексның калган биналары нигезләрен монтажлау эше тәмамлана.

Проектның инвесторы - «Яңарыш» республика фонды. Комплекс проекты Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан эшләнгән, заказчысы – «ГИСУ РТ» ДКУ. Подрядчылар: «Татлизинг» ТР ДУП, «Строймонтаж» ҖЧҖ. Киңәшмә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының административ бинасында дәвам итте.

Киңәшмә барышында «ТР ГИСУ» ДКУ директоры урынбасары Виктор Никитенко эшләрнең барышы турында сөйләде. «Татинвестгражданпроект» ДУП проектының баш инженеры Григорий Руденко киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын агач корылмаларны проектлау үзенчәлекләренә юнәлтте.

Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлеге турында «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе директоры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, ил эчендә туризм югары темплар белән үсә, елдан-ел Болгарга килүче туристлар һәм хаҗилар саны арта бара. "Борынгы шәһәрнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышу өчен Болгарда берничә көн калырга теләүчеләр саны арта бара. Шуңа күрә өч йолдызлы кунакханә төзү - вакыт таләбе. Бездә бу юнәлештә күбрәк һәм яхшырак эшләргә мөмкинлекләр бар", диде ул. Минтимер Шәймиев шулай ук, агачны төзелеш материалы итеп сайлау очраклы түгел, агач корпуслар экологик һәм матур гына түгел, ә табигый ландшафтка да бик яхшы туры килә, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International