Минтимер Шәймиев "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале кысаларында Болгар тарих – археология комплексында булды

2024 елның 16 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев "Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама" фестивале кысаларында Болгар тарих – археология комплексында булды.

Көндез Минтимер Шәймиев бүген Болгар цивилизациясе музеенда ачылган «Каләм-гарәби галәм» гарәп язуы каллиграфиясе күргәзмәсендә булды. Күргәзмәдә республиканың танылган осталары -Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәләхетдинов, Гөлназ Исмәгыйлеваның тугралары, каллиграфик композицияләре, шамаилләре, тәзһибләре тәкъдим ителде.

Күргәзмәне Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева тәкъдим итте. Ул Минтимер Шәймиевка ислам рәсем сәнгатенең үзенчәлекләре һәм каллиграфия эшләренең мәгънәләре турында сөйләде. Күргәзмәне ТР Дәүләт Киңәшчесе белән бергә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Кол Шәриф мәчете имам хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Чистай епискобы Пахомий карады.

Кунаклар шулай ук рәссамнар Илнур Сираҗиев һәм Айгөл Сираҗиева-Ишбирдинаның «Болгар легендалары» картиналары күргәзмәсен, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Наталья Пилюгинаның керамика күргәзмәсен карадылар.

Кич белән Болгарда фестиваль ачылачак һәм тамашачыларга ошаган «Кара пулат» операсын ачык һавада, Кара палата – XIV гасыр тарихи һәйкәле диварларында күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International