Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка мемориаль такта ачуда катнаштылар

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Илдус Мостюковның туганнары, башка кунаклар катнашты.

Күренекле совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, үз иленең чын ватанпәрвәре, үз эшенә һәм Ватан мәнфәгатьләренә бирелгән Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 96 яшендә 2024 елның 6 июлендә вафат булды.

Рөстәм Миңнеханов, ачылу тантанасында чыгыш ясап, Илдус Мостюковның чыннан да легендар шәхес булуын билгеләп үтте. Илдус Мостюков - «үзеңнеке-читенеке» танып белү системасын булдыручы галим, шуның өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була (1980 ел). Бу эш Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре белән дә билгеләп үтелә. Мостюков тәҗрибәле җитәкче һәм талантлы конструктор була. Ул 28 ел НИИ-334 беренче генераль конструкторы һәм беренче директоры вазыйфаларында хезмәт итә, соңыннан бу учреждение Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтына әверелә. Ул бу куәтле фәнни-тикшеренү институтын гына түгел, аның ышанычлы үсеше өчен дә нигез булдыра. Мостюков вакытында институтның ике корпусын да кертеп, яңа фәнни-җитештерү объектлары төзелә һәм сафка бастырыла. Илдус Шәйхелисламовичның иҗтимагый эшчәнлеге аерым игътибарга лаек – ул нигез салган «Татарстан Геройлары» җәмәгать оешмасы уңышлы эшләвен дәвам итә. «Без бу бөек кешене истә тотарга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин Илдус абыйга һәрвакыт зур ихтирам белән каый идем! Ул бик тыйнак иде. Шундый премияләргә, ил алдында шундый казанышларга ия була торып та, Социалистик Хезмәт Герое исеменщ лаек булып та, ул тыйнак кеше булып калды. Аның эше яшәсен һәм дәвам итсен!» Тантанада шулай ук «Татарстан Геройлары» җәмәгать оешмасы рәисе Любовь Смирнова, Илдус Шәйхелислам улы Мостюковның оныгы Булат Мостюков та катнашты. Мемориаль такта авторы - скульптор Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Белешмә өчен: Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго»да токарь-электрик булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженерына кадәр юл үтә. Бер үк вакытта укуын дәвам итә – башта Мәскәү энергоуниверситетында белем ала, аннары Казан авиация институтына күчә. Укуын тәмамлагач, Казан ОКБ-294гә эшкә җибәрелә, биш ел дәвамында конструкторлык бюросының бүлек мөдире була. Радиолокацион кораллануның яңа гомуми гаскәр системасын булдыру эше башлангач, ОКБ-294 илнең төп институтына әверелә, ә Илдус Мостюков аның җитәкчесе була. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле системалар һәм хәрби техника үрнәкләре эшләнә. «Үзеңнеке-читнеке" системасын булдырган өчен исә ул Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Галим эшләгән эшләнмә Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була. Фәнни эштән тыш, Илдус Шәйхелислам улы иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә, ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елдан «Татарстан Геройлары» җәмәгать оешмасы рәисе вазыйфасын башкара, «Татарстан – яңа гасыр» ветеран республика советы Президиумына һәм сәяси Советка керә. Илдус Шәйхелислам улы 96 яшендә 2024 елның 6 июлендә вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International