Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бу вакыйга бөек татар шагыйре исемен йөрткән Казан скверында узды. Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗат зыялылары вәкилләре, Габдулла Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр катнашты.