Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Яңарыш» республика фондының «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә урнаштырылган стендын карадылар. Экспозиция Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган.
Экспозицияне тәкъдим итеп, РФ Югары Советы Дәүләт Думасы депутаты, «Яңарыш» республика фондының 2010-2021 еллардагы башкарма директоры Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, 15 ел эшләү дәверендә фонд ил һәм республика җитәкчелеге, хәйриячеләр ярдәме белән 5 колачлы проектны тормышка ашыра алган: борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» күптелле алты белем бирү комплексын төзү.
«Яңарыш» фондының актив ярдәме белән Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыре, шулай ук Казан университетының астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде», – дип ассызыклады ул.
Татьяна Ларионова Фонд эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге территорияләрендә 59 тарихи һәйкәл реставрацияләнгән; 28 яңа музей һәм музей экспозициясе булдырылган, алар арасында - уникаль Болгар цивилизациясе музее, Болгарда Икмәк музее һәм Россиядә бердәнбер, дөньяда өченче Свяижсктагы Археологик агач музее.
Шулай ук 29 истәлекле корылма төзелгән, шул исәптән Идел буе болгарларының ислам динен ирекле кабул итүе хөрмәтенә Истәлек тамгасы, Ак мәчет, «Болгарда Кол Гали" кунакханәсе, Свияжскта елга вокзалы. Ярларны ныгыту буенча шактый эшләр башкарылган, яңа юллар, парклар, скверлар төзелгән, шулай ук халык өчен 86 шәхси һәм күп фатирлы торак йортлар төзелгән.
«Бу 15 ел эчендә Болгар һәм Свияжскка 15 миллион турист килде», – диде Татьяна Ларионова.
Ахырда ул РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга Фонд проектларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов һәм фондның башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина дәрәҗәле кунакларга «Возрождение. Созидание. Наследие» исемле китапның беренче нөсхәләрен тапшырдылар, китап "Яңарыш" республика фондының 15 еллыгына багышланган.