Минтимер Шәймиев "Мәхтүмколый Фрагига 300 ел" истәлекле медале белән бүләкләнде

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге аерым казанышлары өчен «Мәхтүмколый Фрагига 300 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.

Минтимер Шәймиевка бүләкне бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮдә Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әсән Айдогдыев тапшырды.

Истәлекле медаль 2024 елда Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов тарафыннан бөек төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фраги (1724-1807) тууына 300 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International