Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм А.С. Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Россия мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру Ватанны яклаучылар елында үзенчәлекле яңгыраш ала.
Аннары аеруча зур уңышларга ирешкән җәмәгатьчелек вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен, педагогларны Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.