Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Болгарда археология паркы һәм фәнни-тикшеренү лабораториясе булдырылачак
2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Болгарда археология паркы һәм фәнни-тикшеренү лабораториясе булдырылачак. Бүген әлеге проект “Яңарыш” фондының Халыкара ведомствоара фәнни-методик эксперт советы утырышында тәкъдим ителде. Чара ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” респбулика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашында узды.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Болгарны һәм Зөяне торгызу буенча эш дәвам итә, ә карау өчен эксперт советына чыгарылган мәсьәлә аның яңа этабы булып тора.
“Хәзер Зөядә һәм Болгарда бик күп реставрация эшләре башкарылганнан соң, археология иң мөһим һәм җаваплы юнәлешкә әйләнә. Безнең Болгар буенча ИКОМОС консультатив миссиясенең киңәшләре бар, бу мөһим. Сез белгәнегезчә, миссия брышында борынгы Болгарның археология һәйкәлләрен саклау буенча чаралар һәм ысуллар комплексына уңай бәя бирелде. Эшләрне башкаруга программ һәм системалы якын килү билгеләнгән”, - дип ассызыклады М.Шәймиев. Аның сүзләренчә, белгечләр тарафыннан тикшерү ысулларының кыйммәте билгеләнде, алар КФУ галимнәре ярдәмендә Болгарда кулланылды.
Бу ысуллар бик күп яңа мәгълүмат бирде һәм казу эшләре өчен яңа урыннарны стратегик рәвештә сайларга мөмкинлек бирде. Консультатив миссия җир эшләренең һәм археологик тикшренүләрне халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән археологик казылма стандартларына туры килүе турында нәтиҗә ясады.
“Археологлар тәкъдим иткән һәм “Яңарыш” республика фонды тарафыннан хупланган яңа юнәлеш – ачык һава астында эксперименталь археология лабораториясе һәм археология музей, ягъни археология паркы булдыру, бу идея зур кызыксыну уята”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.
Аның фикеренә караганда, Болгарда археология паркы булдыру бу комплексның тарихи-мәдәни потенциалын тулысынча ачу өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә. “Проект Болгарда булдырылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәгенә ресурсларны тулысынча куллану мөмкинлеге бирә”, - дип ассызыклады ТРДәүләт киңәшчесе.
Эксперт советы утырышында Болгарда археология паркын һәм фәнни-тикшеренү лабораториясе паркы проектын ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих иснтитутының Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире, КФУ археология һәм этнлогия кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков тәкъдим итте.
Төзеләчәк үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре – ул эксперименталь һәм кырда археологик тикшеренүләр алып бару, археология объектларын консервацияләү һәм реставрацияләү ысуллары, музей эше өлкәсендә эшләнмәләр. Үзәкнең мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге кулланучыларның киң даирәсен әйләндереп алачак. Алар – фән һәм музей хезмәткәрләре, мәктәп һәм вузда укучылар, шулай ук эксперименталь полигон экспозициясен карарга килүче республикалылар һәм кунаклар.
“Археопарк – ул Болгар шәһәренең бөтен территориясе, бер урында агымдагы казу эшләрен һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы эксперименталь лабораторияләр эшли дигән сүз”, - дип билгеләп үтте А.Ситдыйков. Ул Болгарда археология паркын урнаштыру өчен биш урын тәкъдим итте, аерым алганда, икмәк музее каршында, шулай ук болгар цивилизациясе музее алдында. Эксперт советы әгъзалары, фикер алышу вакытында, парк урнашачак төгәл урынны билгеләмәде. Гомумән проект эксперт советы тарафыннан хупланды. Аны гамәлгә ашыру эшләре май аенда башланыр, дип көтелә.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз