Минтимер Шәймиев Михаил Козловскийга дәүләт бүләге тапшырды
2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийга дәүләт бүләге – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
М.Б. Козловскийны бүләкләү турындагы указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Михаил Козловский 1992 елдан Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Аңа кадәр, ун елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань”, “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче була.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.