Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының V томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.
Хәйриячеләр китабы “Яңарыш” фонды тарафыннан 2010 елда оештырылган иде. Алга таба “Яңарыш” фондында һәр елны гыйнвар аенда Хәйриячеләр китабының яңа томын тапшыру традициягә керде. Бүгенге көнгә Китапның биш томы чыкты, аларга 38 меңнән артык хәйрияченең исеме кергән.
Бүгенге чара башланганда "Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы" видеролигы тәкъдим ителде, анда республиканың билгеле тарихи урыннары күрсәтелде: Казан,Болгар, Зөя һәм Алабуга.
Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын бу фильмны шәрехләүдән башлады, бу роликны исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм иң яхшы режиссерлар, операторлар эшләвен билгеләп үтте. "Без алар белән аны кат-кат карадык, фильм безнең кисәтүләрне исәпкә алып эшләнеп бетте. Бүген Татарстан аның аша дөньяга танылды. Сез күргәнчә, монда безнең катлаулы тарих чагыла. Фильмны дөньяның 67 илендә күрәчәкләр, алар белән килешүгә ирешелгән инде", - диде Минтимер Шәймиев.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.