Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Иң мөһиме шул, без ядкәрләрне яңадан торгызу белән шөгыльләнәбез һәм безнең күзләребез ачыла”
2015 елның 13 феврале, җомга
Бүген “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Аның ачылышында ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.
“Яңарыш” фондының 5 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге күргәзмәдә төп урынны уникаль археологик табылдыклар, Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлекләренең үткәнен һәм бүгенгесен сурәтләгән сәнгать әсәрләре алып тора.
“Бу күргәзмә төрле яклап үзенчәлекле. Чөнки биредә Болгар һәм Зөя музейларында гына булган уникаль экспонатларны күрергә мөмкин. Шул ук вакытта күргәзмәдә “Яңарыш” фондының соңгы 5 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре дә чагылыш таба. Шуның белән беррәттән, бу – республиканың мәдәни мирасының бүгенгесенә һәм киләчәгенә экскурс та”, – дип сөйләде “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева.
“Яңарыш” фондының 5 еллык эшчәнлегеннән соң, без үзебезне Болгар һәм Зөя комплекслары яңарышына багышланган күргәзмә оештырырга лаеклы дип саныйбыз. Шул рәвешле, без хәтерне торгызабыз", - диде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.
Ул Казан Кремле һәм Болгар тарихи-архологик комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен билгеләп узды һәм һәр тарихи объектның мондый дәрәҗәгә лаек була алмавын ассызыклады. "Бу – Татарстанлыларның уртак җиңүе. Тарихны берәү дә сайлап алу мөмкинлегенә ия түгел. Әмма һәр буын үзеннән алда булган тарих белән яшәргә мәҗбүр. Хәзерге вакытта бөтен дөньяда тарихны билгеләү, тарихи кыйммәтләрне барлау процессы бара. Бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Әмма без бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәбез”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе күргәзмә ачылышына килүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерде. “ Иң мөһиме шул, без ядкәрләрне яңадан торгызу белән шөгыльләнәбез һәм безнең күзләребез ачыла. Шул рәвешле рух туа, иманга киләбез, шуның аша без көчлерәк була барабыз”,- диде ул.
“Болгар һәм Зөя шәһәрлекләре комлексларын торгызу турында сүз йөрткәндә, моның тарихчылар, археологлар, фән эшлеклеләре, студентларның эшчәнлеге нәтиҗәсе генә түгеллеген истә тотарга кирәк, бу фикерне барлык Татарстан халкы хуплап чыкты. Кереме, дине, милләтенә карамастан, кешеләр берләшеп, бу эштә ярдәм итте. Без бүген моның белән горурлана алабыз. Һәр буын үз тарихын, киләчәктә иле, зур һәм кече ватаны, гаиләсе белән горурлана алсын өчен, белеп, теркәп барырга тиеш. Татарстанда бүген мондый мөмкинлекләр тудырылган. Тарих безнең киләчәгебезне билгели”, - дип фикерләре белән уртаклашты ТР премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм әлеге күргәзмә белән танышырга теләүчеләрнең күп булачагына ышанычын белдерде.
ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков үзенең чыгышында бу вакыт аралыгында җәмгыять үзе дә, мәдәни һәм тарихи мираска мөнәсәбәтләрнең дә үзгәрүен белдерде. “Бу, мөгаен, проектны тормышка ашыруның иң мөһим нәтиҗәләренең берседер”,- дип ассызыклады ул.
“Бүгенге күргәзмә бик әһәмиятле санала, монда күп тырышлык куелган фәнни тикшеренүләр һәм археологик эшләр барышында табылган хәзинә тәкъдим ителгән. Бу ТР Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты галимнәренең, фәнни үзәкләрнең әйдәп баручы белгечләренең зур хезмәте”, - дип белдерде Айрат Ситдиков.
Аннан соң кунаклар өчен күргәзмә буйлап экскурсия уздырылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз