Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Без тарихи комплексларны яңадан торгызуда фәннең әһәмиятен аңладык”
2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бүген Казанда “Зөянең Успение соборын һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм идарә итү” халыкара семинары башланды. Аны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды белән бергә оештырды. Оештыручылар арасында шулай ук Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге археология институты, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музее, Россия тарих җәмгыяте бар.
Семинарның тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклау департаменты консультанты Надежда Филатова, ИКОМОС эксперты, Демокрит университеты(Греция) профессоры Препис Алкивиадис катнашты.
Семинарда катнашучыларны Минтимер Шәймиев сәламләде.
“Үзебезнең мирасыбызны торгызу белән шөгыльләнүче бердәм команда бар. Хәзер безнең белән халыкара экспертларның хезмәттәшлек итүе мөһим. Бүген Татарстанда яхшы дәрәҗәдәге белгечләр төркеме бар, объектларда, барыннан да элек, Россиядә эшләү буенча белемнәре, тәҗрибәләре белән ярдәм итә алалар”, - дип билгеләде ул.
Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән Болгар белән зур юл үтелгәнен искә төшерде. “Бу - бик яхшы мәктәп, бу юлда без үзебез дә үстек һәм үсүебезне дәвам итәбез”.
Болгар ядкәрләре буенча эш өчен Минтимер Шәймиев рәхмәт белдерде. “ Бу безнең уртак хезмәтебез һәм мин сезгә безнең эшчәнлегебезнең беренче нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерәм”, - диде ул.
Болгарда һәм Зөядә зур эш башкарылды, беренче чиратта, инфраструктура булдырылды, дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе. Хәзер дә төзекләндерү эшләре дәвам итә. “Хәзер без Зөяне ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эшлибез. Россия һәм чит ил экспертлары белән киңәшләштек. Экспертлар күзлегеннән Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм Троица чиркәве җәлеп итәрлек дип танылды”, - дип ассызыклады ул.
“Без мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә тиеш. Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелү – бөтен җаваплылыкны ЮНЕСКОга бирү дигәнне аңлатмый: без үзебез саклау, оештыру һәм пропаганда өчен җавап бирергә тиеш. Яшь буынга мәдәни-тарихи объектларны төзек килеш тапшыру өчен без бу эшләрне тагын да зур җаваплылык белән дәвам итәргә бурычлы”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Алга таба РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклау департаменты консультанты Надежда Филатова чыгыш ясады.
ИКОМОС эксперты, Демокрит университеты профессоры Препис Алкивиадис яңадан торгызу һәм тарихи үзәкләр белән идарә итү проблемалары турында сөйләде.
Халыкара семинар ике көн була, иртәгә семинарның сессиясе “Зөя утрау-шәһәрлеге” музееның конференцияләр залында узачак. Катнашучылар шулай ук утрау-шәһәрлекнең тарихи-архитектура ядкәрләрен караячаклар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нурсөя Шәйдуллина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз