Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты
2015 елның 8 марты, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты.
Очрашуда “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгъзасы, РФ Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев, Россиянең атаклы теннисчысы Анастасия Мыскина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Наина Ельцина Казанга бүген иртән килде, һәм гадәттәгечә, “Ельцин Кубогы”на яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында халыкара теннис турнирында булды, ул Казанда инде бишенче ел уздырыла. Турнирны оештыручылар – “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды, Казан теннис академиясе һәм Россиянең теннис федерациясе.
Халыкара теннис турниры быел Казан теннис академиясендә 2 марттан 8 мартка кадәр уздырыла, ярышларга дөньяның барлык почмакларыннан 150 дән артык спортчы килгән. 2015 елда турнирга 1нче иң югары категория бирелә, бу Россиядә мондый дәрәҗәдәге бердәнбер яшүсмерләр турниры.
Наина Ельцина турнирның җиңүчеләрен һәм финалистларны бүләкләү тантанасында катнашты. Ул теннис турнирыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, республика җитәкчелегенә ярышларны бик яхшы итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
“Турнир инде бишенче ел уздырыла, бу зур түгел, ләкин шулай да юбилей. Ул өченче категориядән башланды һәм аз гына вакыт эчендә беренче – югары категориягә ия булды. Бу бик әйбәт!”, - диде Наина Ельцина.
“Бу спортның матур, акыллы төре, аны популярлаштырырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Владимир Шевченко Казан һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең истәлекле урыннарын караудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
“Искиткеч зур эш башкарылган. Кешеләр монда килергә һәм барысын да үз күзләре белән күрергә тиеш. Татарстанда булу миндә бик көчле тәэсирләр калдырды. Татарстан – безнең иң яхшы республикаларыбызның берсе һәм үзегезнең хезмәт яратуыгыз белән үрнәк күрсәтәсез. Һәм 8 март көнендә ассызыклап әйтәсем килә: бу Татарстан хатын-кызларының зур казанышы”, - дип билгеләде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз