Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Геннадий Захаровны 80 яшьлек юбилее белән котлады
2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 1988-2010 елларда РФ Саклык банкының “Татарстан банкы” идарәсе рәисе булып эшләгән Геннадий Захаровны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе президенты. Котлау тантанасы Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” төп бинасының актлар залында узды.
Геннадий Захаровны котлап, Минтимер Шәймиев, юбиляр белән инде 53 ел таныш булулары, узган гасырның 60 елларында Минзәләдә бергә эшләүләре турында сөйләде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, алар гомер буе шахмат уйнау буенча партнерлар, һәр якшәмбе көнендә шахмат уйнау өчен очрашалар.
“ Геннадий Захаров – ул шәхес, тумыштан талантлы, кешеләрне ярата. Ул – югары интеллектлы җитәкче. Үз гомерегезне безнең республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә багышлаган өчен рәхмәт Сезгә. Татарстан Сезнең өчен икенче Ватаныгыз булды”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Ул юбилярны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков исеменнән котлады һәм Геннадий Захаровка ТР Президентының Рәхмәтен тапшырды.
“Геннадий Николаевич – бик җаваплы кеше. Ул квартал саен безнең финанс күрсәткечләре отчетын анализлый. Бу Геннадий Николаевичның элеккечә безнең эшебез белән кызыксынуын күрсәтә, ул һаман безнең белән”, - дип белдерде үзенең котлау сүзендә Россия Саклык банкының Идел-Вятка идарәсе рәисе - РФ Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сахбиев.
Ул Геннадий Захаровка, аның 80 яшьлек юбилеена бердәнбер нөсхәдә эшләнгән, юбилярның сыны төшерелгән көмеш монета бүләк итте.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов юбилярга министрлыкның югары бүләге – “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” дигән Мактау билгесен тапшырды.
Геннадий Захаровны шулай ук ТР Милли банкының элеккеге рәисе Евгений Богачев котлады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз