Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Назраньда Минтимер Шәймиев урамы ачылды
2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген, Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Минтимер Шәймиев исемендә урамның ачылышы Назрань халкы өчен зур шәһәр бәйрәменә һәм күңелле вакыйгага әйләнде.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме Ингушетиянең иң зур шәһәрләренең берсе – Назраньның үзәк урамына бирелде. Урам шәһәрнең җанлы өлешенә туры килә, аның яныннан Назрань – Мәскәү тимер юлы, шулай ук Ингушетияне Төньяк Осетия белән тоташтырган автомобиль юлы уза.
Минтимер Шәймиев исемендәге урамның тантаналы ачылышында Ингушетия Хөкүмәте рәисе урынбасары Мәдинә Гойгова, Назрань мэры Алихан Тумгоев, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ингушетия Халык җыенының фән, мәгариф, мәдәният һәм спорт буенча комитеты рәисе Василий Светличный, ИР мәдәният министры Марет Газдиев, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Назрань шәһәр хакимияте башлыгы Мөхәммәд Парчиев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
“Минтимер Шәймиевнең сынмас ихтыяры һәм бетмәс-төкәнмәс көче ярдәмендә бүген Татарстан Россия Федерациясенең иң үсеш алган субъектларының берсе санала, монда инновацион, социаль-икътисади үсеш милләтара һәм конфессияара килешүгә ирешү белән бергә алып барыла”, -дип билгеләде Магомед Парчиев.
Тантанада бик күп шәһәр халкы катнашты, Назраньда яшәүче йөзләгән татар диаспорасы вәкилләре бәйрәмгә үзләренең гаиләләре белән килгән иде. Ингушетия татар милли диаспорасы рәисе Светлана Сәлимҗанова бу вакыйгага катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм Ингушетия белән Татарстанны күпьеллык, вакыт белән сыналган дуслык җепләре бәйли, дип ассызыклады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Ингушетия Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз