Болгарда "Изге Болгар жыены" тантаналы чарасы узды

2015 елның 14 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачып җибәргәнче, Рөстәм Миңнеханов "Россия мөселманнарының социаль доктринасын"имзалауда катнашты, шулай ук Россия һәм чит илләр мөселманнары нәзарәтләре лидерлары белән очрашты.

"Изге Болгар жыены" тантанасын ачуда Рөстәм Миңнеханов күп санлы кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Болгар бөтендөнья мөселманнарының традицион җыелу урынына әверелде, дип билгеләп үтте. "Хәзерге вакытта без мөселманнарның, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп, дога кылырга мөмкинлегебез бар", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу көннәрдә Татарстанда VI бөтенроссия татар мөселман эшлеклеләре форумы уза, анда 900 меңнән артык кеше катнаша.

Ул, Болгар шәһәрлегенең елдан-ел төзекләнүенә, матурлануына игътибарны юнәлтеп, бүген бирегә килү өчен транспорт мөмкинлекләре зур булуын, өстәвенә, быел монда кунакханә төзелә башлавын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов Болгардагы уңай үзгәрешләрнең, киң күләмле эшләрнең Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, аның актив катнашуы бәрабәренә башкарылуына басым ясап, аңа рәхмәт белдерде. "Барыгызны да бүгенге изге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык телим! Киләчәктә дә шушы җирдә күрешергә насыйп булсын", - дип төгәлләде сүзен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, Болгар җире - зур тарихи истәлегебез. Ул быелгы җыенның, Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергәннән соң, беренче тапкыр уздырылуы турында әйтте. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, Болгар яңарышына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм халык ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бу уңайдан, ул тарихи һәйкәлне торгызуга үзеннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев башкарыласы эшләрнең күп булуына басым ясап, киләчәктә биредә яңа музейлар ачылачагы, Исламны югары дәрәҗәдә өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр тудырылачагы турында белдерде. Ул Россия мөселманнары социаль доктринасы имзалану көненең тарихка кереп калачагына игътибарны юнәлтеп: "Бүген корал белән генә бернәрсә дә хәл итеп булмый, без дини рухыбызны күтәреп, шуның нигезендә эш итәргә тиешбез. Шул чакта гына дөньяда тынычлык булачак", - диде.

Бүгенге бәйрәм чарасы уңаеннан, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова татарстанлыларга мөрәҗәгать хаты җибәргән. Анда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең Татарстан өчен гаять мөһим вакыйга булганлыгы ассызыклана. "Һичшиксез, Болгар күп гасырлар буена Россиядәге һәм бөтен дөньядагы мөселманнар өчен изге урын булып саналды", - дип билгеләп үтелә хат текстында.

Тәлгать Таҗетдин билгеләп узганча, хәзерге вакытта Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән килү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул әлеге изге урынның күп гасырлар дәвамында тарихи һәйкәл буларак саклануын әйтеп: "Шулай да, без тарихи һәйкәлләргә карап кына куанып утыра торганнардан түгел. Шөкер, бүген Болгар - җанлы шәһәр. Соңгы 5 айда гына да бирегә 60 мең кешенең килүе моңа дәлил", - дип сөйләде ул. Шуннан соң, Тәлгать Таҗетдин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в) чәч бөртеген тапшырды. Моңа кадәр ул Уфада сакланган, бүгеннән ядкарь Болгар шәһәрлегенең Ак мәчетендә урын алачак.

Тантаналы чарада Равил хәзрәт Гайнетдин, Исмәгыйль хаҗи Бердиев та чыгыш ясады. Камил хәзрәт Сәмыйгуллин җыен кунакларын якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде. Шуннан соң кунаклар Коръән музее һәм Рәфкать Мөхәммәтшинның зәркән сәнгате күргәзмәсендә булды.

Җыен вакытында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында уздырыла торган яшьләр җәйге лагеренда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең I Халыкара Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Лагерьда мөселман илләре, шулай ук Татарстан һәм Россия төбәкләре яшьләре - барлыгы 160 лап кеше катнаша. Форум исә катнашучыларның иң яхшы проектларын ачыклауга, Россия һәм халыкара бизнес җәмәгатьчелеге арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелә.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Җәмыгъ мәчетендә өйлә намазында катнашты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Халыкара археология мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.Анда дөньяның 25 иленнән килгән археологлар һәм галимнәр катнаша. Уздыру максаты – Болгар базасында Татарстан археологлары тарафыннан җыелган тикшеренүләр тәҗрибәсен күрсәтү, фәнни эшләнмәләр белән уртаклашу һәм моңа яшьләрне җәлеп итү. Бу мәктәп КФУ базасында өстәмә белем системасы буларак эшләп килә. Рөстәм Миңнеханов уку классларын карап чыкты һәм укучылар белән аралашты, шулай ук тикшеренү эшләренең барышы белән кызыксынды.

Халыкара археология мәктәбе янәшәсендә Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозициясен тәкъдир итү уздырылды. Монда кунаклар чүлмәк ясау, тимерчелек, аш-су осталары һәм кул эшләре кебек һөнәрчелек нечкәлекләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International