Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Halcyon Gallery (Англия) сәнгать галереясе вәкилләре белән очрашты
2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Halcyon Gallery (Англия) сәнгать галереясе вәкилләре белән очрашты. Галереянең президенты Пол Грин һәм башкарма директоры Уди Шелег Казанда туган Эрнст Мәһдиев озатуында Татарстан белән танышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Казанга килделәр.
Аларның программасында шәһәр буенча экскурсия каралган. Кунаклар “Казанның 1000 еллыгы”, “Кара Күл” (Черное озеро) паркларында, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә булуны планлаштырган.
Очрашу башланганда Минтимер Шәймиев кунакларны кыскача Татарстанның мәдәни тормышы белән таныштырды. Ул дөньяга танылган Эрмитажның Россиядә беренче филиалын нәкъ менә Казанда ачуын хәбәр итте. Шулай ук “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.
Уди Шелег белдергәнчә, алар өчен Татарстанның беренче Президенты белән очрашу бик мөһим. “Без Сез җитәкчелек иткән вакытта республиканың зур казанышларга ирешүен һәм шулай ук мәдәният өлкәсендә дә уңышларын беләбез. Һәм хәзер дә мәдәният өлкәсе һәм мирасны саклау сезнең өчен бик әһәмиятле. Сәнгать халыкның күңелен, рухи ягын күрсәтә, шуңа да, без кая гына килсәк тә, иң элек кешеләр белән очрашабыз. Үзебезнең эшебезне традицияләр һәм гореф-гадәтләрне өйрәнгәннән соң гына башлыйбыз. Беренче вакытта без өйрәнәчәкбез - бу иң мөһиме. Шуннан соң гына үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез”, - диде ул.
Пол Грин очрашуда катнашучыларга Halcyon галереясен тәкъдим итте. “Безнең эшчәнлектә иң мөһиме - кешеләр белән аралашу, шуңа безнең галереянең бинасы һәр җирдә һәм һәрвакыт ачык”, - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренчә, Halcyon галереясе 1982 елда Лондонда нигезләнә. Бүген ул Европаның иң зур галереяләренең берсе санала. Лондонда аның өч бүлеге урнашкан, ә Мумбай, Шанхай һәм Кипр утравында вәкиллекләре бар.
Эрнст Мәһдиев билгеләгәнчә, аларның Татарстанга килүенең максаты – шәһәрне җанландыру һәм туристларны җәлеп итү өчен ачык декоратив сәнгать әсәрләрен урнаштыру мөмкинлекләрен карау.
Минтимер Шәймиев галереянең эшчәнлеген тулысынча хуплады.”Бу безнең өчен дә һәм бөтен дөнья өчен дә бик актуаль. Без сезнең тәкъдимнәрне тыңларга һәм хезмәттәшлек формалары турында фикер алышырга әзер”, - дип ышандырды ул.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз