Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Болгарны Бөтендөнья мирас исемлегенә кертеп, бер ел узгач без сайлаган юлыбызның дөреслегенә тагын да ышандык”
2015 елның 23 июне, сишәмбе
Бүген борынгы шәһәр Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә бер ел тулды. 2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38 нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.
Болгар Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән объектларның дөньяда 1002 нчесе, Татарстанда 2 нчесе (Казан Кремле бу исемлеккә 2000 елда кертелде).
“Без әле һаман да узган елның июнь аенда булган тарихи вакыйга- Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен аңлау процессында. 2013 елның июнендә Пномпень шәһәрендә (Камбоджа) узган сессиядә Комитет Болгарның Бөтендөнья универсаль хәзинә булуын таныды. 2014 елның июнендә Болгар Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Мин һәркайда һәм һәрвакыт әйтүемчә, бу җиңү иде. Бу эш белән шөгыльләнгән аерым команданың гына җиңүе түгел, ә бәлки бөтен республиканың, безнең күп милләтле халкыбызның җиңүе иде.
Тарихны сайлап алмыйлар. Безнең халыкның тарихы гади түгел. Болгарларның һәм безнең халыкларның тарихы турында ЮНЕСКО исемлегенә материаллар әзерләгәндә, безгә фәнни дөньяда булган мәгълүматларның барысын да өйрәнергә туры килде, шул сәбәпле безнең татар һәм болгарларның тарихы буенча фундаменталь хезмәтләребез бар. Без үзебезнең борынгы ядкәрләребезне ЮНЕСКО-ИКОМОС, ИКРОМ кебек дөньяда танылган оешмаларның үз эшләрен белүче экспертларына күрсәттек. Экспертлар безнең тарихыбызны өйрәнеп һәм объектив бәяләп, Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә керттеләр. Димәк, халкыбыз тарихы объектив рәвештә яңадан торгызылды, танылды һәм бөтен дөньяга тәкъдим ителде. Бу – узган ел булган тарихи вакыйганың төп әһәмияте.
Болгарны Бөтендөнья мирас исемлегенә кертеп, бер ел узгач без сайлаган юлыбызның дөреслегенә тагын да ышандык. Безнең бик яхшы команда барлыкка килде, аларның эшләү дәрәҗәсе ЮНЕСКОның югары таләпләренә туры килә. Без Россиянең башка төбәкләренә дә тарихи мирасны яңадан торгызу эшендә ярдәм итә алабыз”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев бүгенге тарихи вакыйганы шәрехләп.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз