Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты
2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән очрашты.
Абхазия Президенты җитәкчелегендәге делегация Казанга бүген килде, аның программасында: Казан федераль университетында,”Химград” технополисында, “Казан” агросәнәгать паркында, “ИТ- парк”та, “Алабуга” МИЗда, “КАМАЗ” ААҖдә һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә булу, шулай ук Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашу.
Очрашу алдыннан “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакка федераль дәрәҗәдәге “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проектны тәкъдим итте, биш елда бу борынгы шәһәрләрдә башкарылган эшләр турында сөйләде, аерым алганда фонд ярдәмендә яңадан торгызылган һәм төзелгән объектларга игътибар бирде.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Абхазия Президентына, Татарстанга нәкъ менә Спртның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылган көннәрдә килү мөмкинлеген табуы өчен рәхмәт белдерде. “Безнең инде шундый зур спорт чаралары уздыру буенча тәҗрибәбез бар. Ышанам, сезгә кызыклы һәм матур булачак ачылыш тантанасы ошаячак”,-диде ул.
Минтимер Шәймиев кыскача Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Ул шулай ук 1990-2004 елда Абхазия Президенты булган Владислав Ардзинба турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Алар Татарстан белән Абхазиядә яңа дәүләтчелек урнашкан катлаулы елларда фикердәшләр һәм көрәштәшләр булганнар.
Очрашу барышында Татарстан һәм Абхазия арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.
“Абхазиягә Сез һәм Владислав Григорьевич башкарган эшләрне дәвам итү бик мөһим. Без 1994 елда ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында төзелгән килешү һәм Татарстан Хөкүмәтенең безгә ярдәме итү турындагы карары турында хәтерлибез. Хәзер безнең максатыбыз Россия Федерациясе субъектлары белән яңа мөнәсәбәтләр төзү. Без Россия буенча актив йөрибез, аралашабыз, элемтәләрне җайга салабыз. Без Россиядән ярдәм алабыз һәм моның өчен рәхмәтлебез. Бүген биредә булуыбыз Сез нигезләгән процессларны дәвам итү белән бәйле һәм Татарстанның бүгенге җитәкчелеге дустанә һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен үстерәчәгенә шикләнмим”, -дип мөрәҗәгать итте Абхазия Президенты Минтимер Шәймиевкә.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Абхазия Республикасы Президенты администрациясе җитәкчесе Астамур Тания, Абхазия Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Сериков катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз