Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Болгардагы кунакханә комплексына иң матур исемгә конкурс игълан ителде
2015 елның 11 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул кунакханә комплексын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Аны төзү эшләре быел апрель аенда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче нигез ташын салу тантанасыннан башланды. Татарстанның “Татнефть” һәм “ТАИФ” кебек зур нефть коипанияләре яңа проектның инвесторлары булды.
Бу мунча комплексы белән бердәнбер кунакханә - Болгарда XIV гасырдагы тарихи Ак пулатның тиңдәше булачак һәм югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк. Кунаклар өчен ресторан, тренажер залы белән SPA зона, бассейн, тарихи мунча комплексының тиңдәше, конференц-зал, сөйләшүләр алып бару өчен зал, балалар бүлмәсе булачак. Шулай ук ял итү урыны, велосипед юлы, балалар мәйданчыгы, теннис кортлары, машиналар өчен җир асты парковкалары каралган.
Киңәшмәдә ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Сергей Шакуров, Болгар музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов катнашты.
Минтимер Шәймиев катнашучыларга Болгардагы кунакханә комплексына иң матур исемгә конкурс игълан ителүе турында хәбәр итте. “Исем өч телдә дә - татарча, русча һәм инглизчә матур яңгырарга, үзенә бу җирнең тарихын һәм рухын алырга тиеш”, - диде ул һәм барысына да җитди уйланырга һәм конкурста катнашуны тәкъдим итте.
Конкурсны оештыручылар: Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, “Татмедиа” республика агентлыгы, ТРның Спас муниципаль районы, Korston Hotels & Malls кунакханәләр челтәре, “Яңарыш” фонды.
Конкурс 2015 елның 11 августыннан 1 ноябрьгә кадәр уздырыла һәм үз эченә берничә этапны ала: гаризалар кабул итү (11август-1 октябрь); эксперт комиссиясе тарафыннан эшләрнең сайлап алынуы (11 август-1октябрь); Интернет челтәрендә ачык тавыш бирүне уздыру (5 октябрь- 31октябрь). Җиңүче 2015 елның 1 ноябренә билгеле булачак.
Кунакханә исеменә таләпләр: һәрбер конкурста катнашырга теләүче өч телдә 3 вариант бирергә мөмкин. Конкурста катнашу өчен исемнең вариантлары белән pr.tourism@yandex.ru электрон почтага заявка җибәрергә кирәк. Хатның темасына “Болгарда яңа кунакханә” дип күрсәтергә, яисә (843)2229028 номерына хәбәр җибәрергә, яисә Болгар шәһәре рәсемен һәм кунакханәнең исемен Instagram мобиль кушымтасына болгаркунакханәсе # хэштегы белән күрсәтергә. Шулай ук кунакханә исемен болгаркунакханәсе # хэштегы белән ВКонтакте (https://vk.com/visittatarstan) һәм болгаркунакханәсе # хэштегы белән Facebook (https://www.facebook.com/tourism.tatarstan) социаль челтәрләрендә күрсәтергә мөмкин.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз